Донья малы,дуңгыз каны Тормышыбыз ал да гөл иде. Гаилә бизнесын булдырдык. Акчага беркайчан интекмәдек. Җитештә яшәдек. Кызганыч, чын байлык акчада түгел икәнен соңрак аңладым. Бизнесыбыз сәүдә белән бәйле иде. Кеше талап баемадык. Барысын да үз көчебез белән булдырдык. Үз вакытында авыр сумкалар күтәрергә, салкында озак вакыт урамда торып туңарга да туры килде. Әкренләп күтәрелдек. Тора-бара барысы да җайланды. Казан читендә ике катлы коттедж салдык. Ике балабызны аякка бастырдык. Алар чит илдә укыды. Балаларга фатир алып бирдек. Һәрберебез яхшы машиналарда йөрде. Елына ике тапкыр диңгезгә ял итәргә бару безнең өчен гадәти хәл иде. Инде лаеклы ялга чыгам дип хыялланып йөргәндә, барысы да асты өскә килде. Бик авырып киттем. Башта, узар әле дип, табибка күренмәдем. Соңрак миндә яман шеш барлыгы ачыкланды. Табиблар: “Өмет юк, соңга калгансыз”, — диде. Менә шул чакта күзләрем ачылды да инде. Сәламәтлек булмагач, бу коттедж, мал-мөлкәтнең бер кирәге дә юк икән бит. Балалар чит ил табиблары белән элемтәгә кереп, мине Германиягә алып бардылар. Коттеджны ике бүлмәле фатирга алыштырырга туры килде. Ул чакта балалар, ирем мин исән калсын өчен барысын да бирергә әзер иде. Рәхмәт аларга. Операция кичердем. Тернәкләнү курслары уздым. Намазга бастым. Менә инде алты ел яшим. Моның өчен бары Аллаһка рәхмәтлемен. Раббым биргән гомерне туры юлдан тайпылмыйча узарга насыйп булсын иде. Догаларның көче бик зур. Мәчеттә бер хәзрәт миңа дога өйрәткән иде. Бик кирәк вакытта ун мәртәбә шуны кабатласаң, Аллаһы Тәгалә сиңа сораганыңны бирер, дигән иде. Хәзер дә шул доганы кабатлап йөрим: “Хәсбиәллаһү үә нигъмәл үәкилү, нигъмәл мәүлә үә нигъмән нәсыйру, гуфранәкә раббәнә үә иләйкәл мәсыйр”. Гөнаһлар күп булып, игелекле гамәлләр юк икән, Аллаһ шул гөнаһлар кичерелсен өчен бәла-каза бирә, ди. Мин дә шулай сыналганмындыр. Догаларны күңелдән гел укып йөрергә кирәк. Балаларыма өйрәтмәгәнемә дә үкенәм. Хәзер догаларны оныкларыма кабатлатам. Авырлык килгәндә өмет өзмәгез. Намазга басыгыз, Коръән укыгыз. Аллаһ авырлыктан соң һәрчак җиңеллек бирә. Шөкер итеп яшик.

Теги других блогов: продвижение SEO Google